Россиянең башка төбәкләреннән ир-атлар хәрби хезмәткә контракт төзү өчен Әлмәтне сайлый. Бүген Әлмәттән илнең төрле төбәкләреннән 13 кеше юлга чыкты.
Әлмәттә документлар рәсмиләштерү тәртибе максималь рәвештә гадиләштерелгән. Бөтен процесс нибары 3 сәгать вакытны ала. Моннан тыш, башка регионнардан контракт төзергә теләүчеләр өчен яшәү мөмкинлеге бирелә һәм юл түләнә.
Федераль һәм төбәк түләүләреннән, социаль ярдәмнән тыш, хәрби хезмәткәрләр шулай ук военторгка беренче кирәкле әйберләр алу өчен 20 000 сумлык сертификат алды. Мондый өстәмә ярдәм район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән кертелде.
Үзеңнекеләргә кушыл!
Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының адресы: Р.Фәхретдин ур., 11а йорт.
Телефоннар: 117, 8(8553)43-63-92; +7(902)711-12-11.