Әлмәт яшьләре педагоглар отрядының “Бархатный сезон” республика фестивалендә катнашты

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
 11 октябрьдән 13 енә кадәр Казанның “Санта” шифаханәсендә педагог отрядларының “Бархатный сезон” дип аталучы IV республика фестивале булып узды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә “Студентларның эш отрядлары республика үзәге” чараның оештыручылары булып тора.

Фестивальдә Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Түбән Кама һәм башка күп кенә шәһәрләрдән җәйге ял вакытында педагог–оештыручы, вожатый, физик культура һәм спорт буенча инструктор булып булып эшләгән егет –кызлардан тупланган командалар катнашты.

Нефтьчеләр башкаласы исеменнән Әлмәт нефть институты, Дәүләт муниципаль хезмәт институты һәм ТИСБИ студентлары чыгыш ясады.Алар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләнгән иде.

Фестивальнең төп максаты – тәҗрибә уртаклашу. Әлеге чарадан алынган күнекмәләр студентлар хәрәкәтен кызыклырак итәргә, аларга үзләрен күрсәтергә яңа мөмкинлекләр бирәчәк.

Ф .Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International