Нефтьчеләр мәйданында шугалак монтажлыйлар

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Нефтьчеләр мәйданындагы шугалак шәһәрнең чын визит карточкасына әйләнде инде, ул йөзләгән кышкы күңел ачуларны яратучыларны җәлеп итә. Узган ел гына да анда 24 меңнән артык кеше булган.

Шугалакны монтажлау эшләре тулы куәтенә бара. Конструкцияне инде монтажлый башлаганнар һәм шугалак үз эшен ноябрь ахырында ук башлар дип планлаштырыла.

Боз кояшлы көннәрдә дә эремәсен өчен, белгечләр суыту процессына ныклап якын килделәр. Махсус айсматлар буенча 11 тонна этиленгликоль әйләнәчәк, аның температурасын шугалак янында урнаштырылган ике куәтле суыткыч тотып торачак. Мондый система шугалакка һава температурасы +10 градуска кадәр булганда эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Ә хәзерлек эшләре барганда, без тимераяк кайрарга һәм ачылуны түземсезлек белән көтәргә киттек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International