Илне саклау – ир– егетнең изге бурычы

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе
Дөньяга караш, рухи кыйммәтләр үзгәрсә дә, Ватанны саклау төшенчәсе үзгәрешсез калды. Әтиләре, абыйлары, бабалары кебек үк бүгенге буын егетләре дә лаеклы рәвештә ил алдындагы изге бурычын үти. Әлмәт муниципаль райоынында елга ике тапкыр армия сафларына китәчәк егетләрне җыеп тантаналы шартларда бәйрәм үткәрү күпьеллык күркәм традиция. Бүген, 21 октябрь көнне, театр бинасына данлы сугыш юлын узган Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфган, Чечня сугышында катнашучылар, хәрби бурычын үтәп кайткан һәм Устав буенча яшәргә җыенучы егетләр, ата-аналары җыелды. Булачак солдатларны муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде. “Бүгенге көндә 500 дән артык Әлмәт егете илнең төрле почмакларында хәрби бурычын үти. Алар тәрбияле, физик яктан әзерлекле, белемле булулары белән аерылып торалар.Армиягә хәзер шундыйлар кирәк тә. Көзге чакырылыш та, аннан соң да хәрби хезмәткә алыначак егетләрнең лаеклы алмаш булуларына ышанам. Исән– имин йөреп кайтыгыз, сездән шатлыклы хәбәрләр генә килеп торсын,”– диде ул үзенең чыгышында.

Аннары Мәҗит Хаҗипович Тула шәһәренең 51 нче Гвардия – парашют– десанты полкында хезмәт итүче Денисов Денис һәм Федор Белоноговларның әти – әниләренә полк командиры Дмитрий Бондаревның Рәхмәт хатын тапшырды.

Көзге чакырылышта районнан 250 дән артык егет китә. Шуларның күпчелеге Әлмәт шефлыкка алган Ульяновскидагы 31 нче десант-штурм бригадасында һәм Сарытаудагы Оборона министрлыгы баш идарәсе хәрби частендә хезмәт итәчәк. Мәскәү шәһәренең 154– нче аерым комендант Преображенский полкында хезмәт итү өчен республикадан сайлап алынган 15 егет арасында безнең Артур Кноль һәм Андрей Сурковның булуы да ,шулай ук, зур горурлык. Алар Россия Президенты, ил җитәкчелеге белән берлектә уза торган зур чараларда катнашачаклар.

Булачак солдатларга Әлмәт районы хәрби комиссары Ришат Сабиров, Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, запастагы подполковник Илүс Зәйнәгетдинов, әти– әниләр, шулай ук, изге теләкләрен җиткерделәр.

Кичә кунакларын районның үзешчән сәнгать коллективлары да тәбрикләде.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International