Балаларыгызны саклагыз!

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец инициативасы белән Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада балалар куркынычсызлыгына ярдәм итү буенча «Заступник» проекты эшләтеп җибәрелде.

Сезгә «Заступник» мобиль кушымтасын бушлай урнаштырырга тәкъдим итәбез, ул, ата - аналар контроленең күпсанлы кушымталарыннан аермалы буларак, балага ашыгыч хәлдә бәла сигналын җибәрергә генә түгел, ә иң мөһиме, ашыгыч хезмәтләр һәм волонтерлар ярдәмен бик кыска вакыт эчендә-нибары өч минуттан алырга мөмкинлек бирә.

«Заступник» коммерцияле булмаган социаль проектының соңгы елында бөтен ил буйлап 4500 дән артык бала һәм яшүсмер ярдәм алды!

Хәзер «Заступник» безнең төбәктә дә эшли. Мөмкин кадәр күбрәк балалар яклау астында калсын өчен, кушымтаны максималь рәвештә тарату һәм ата-аналар бергәлегенә ярдәм итү кирәк! Әйдәгез, бергәләп республикабызны балалар өчен куркынычсыз итик!

Хәзер үк «Заступник» мобиль кушымтасын бушлай урнаштырыгыз!

Кушымтаны алуга сылтамалар:

Өлкәннәр кушымтасы

https://redirect.appmetrica.yandex.com/serve/1109213140471586442

Балалар кушымтасы

https://redirect.appmetrica.yandex.com/serve/965566599010502004

Шулай ук «Заступник»ны Rustore һәм AppGallery да күчереп алырга мөмкин.

Бу 2 видеоны ахырына кадәр һичшиксез карагыз. Алар «Заступник» ның ничек эшләвен тәфсилләп тасвирлыйлар (Карау өчен алдан бергәлеккә сылтама буенча керергә кирәк: https://vk.com/zastupnik_app)

Проектның видеопрезентациясе:

https://vk.com/video-216093401_456239533

Видеоинструкция «Заступник» ничек эшли:

https://vk.com/video-216093401_456239101

🏆«Заступник» күп кенә премияләр алды һәм шул исәптән Рунет-2023нең иң яхшы мобиль кушымтасы дип танылды.

✅Безнең сайтта «Заступник» проекты турында тагын да күбрәк мәгълүмат

https://zastupnik.help

Һәм телеграмма-каналда:

https://t.me/zastupniki

Әгәр дә сездә «Заступник» кушымтасы буенча сораулар туса, махсус сезнең өчен тәүлек буе Whatsapp: +7 (963) 932-55-45 кайгырту хезмәте эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International