Татарстанда торак тапшыру планы 73,3%ка үтәлгән

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасында 21 октябрьгә 1 млн 768,5 мең кв.м торак тапшырылган, ул 2013 еллык планның 73,5 %ын тәшкил итә. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына акчалар күчерү буенча йөкләмәләр гыйнвар-сентябрь айларына 6,646 млн. сумга үтәлгән. Узган атнада булып узган видеоконференциядә ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп узганча, бүген материалларның күп өлеше эшне уңайлаштыру өчен "Ачык Татарстан" проекты кысаларында электрон форматка күчерелгән һәм муниципаль районнар башлыклары кирәкле мәгълүмат белән киңәшмәгә хәтле таныша ала.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, РФ Президенты каршындагы РФ торак сәясәте һәм тораклы итү мөмкинлеген арттыру Советы утырышы узган, аны РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкли. 2014-2017 елларда илдә 25 млн кв. м эконом класстагы торак төзеләчәк.

2014 елда Татарстанда дәүләт торак фондына 6638 фатирлык 140 торак йорт файдалануга тапшырырга тиеш.

Республикада авария хәлендәге торакны бетерү программасыда да уңышлы гына эшләп килә. 2014 ел азагына кадәр 713 авария хәлендәге йортта яшәгән 12 мең 330кеше яңа торакка күчереләчәк.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә килгәндә, 2007-2012 елларда республикада 638 млн сумлык торак сертификаты рәсмиләштерелгән. Бүген кљнгә республикада фондта 265 ятим бала өчен торак билгеләнгән.

Якын араларда 2014 елга республика программасын формалаштыру тәмамланачак.

Фәрдия Хәсәнова
Материал ТР Президенты Матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып әзерләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International