Татарстанда яшьләрнең инновацион проектларының “Татарстан – киләчәк территориясе” инновацияләр полигоны-2013” II республика бәйгесенең IV этабы башланды. Аны оештыручылар – Казан милли тикшеренү-технология университеты һәм “Химград” технополисы. Конкурсның максаты – яшь талантларга мәктәп чорында ук реаль тикшеренү эшләре белән шөгыльләнеп үз проектын булдыру мөмкинлеге бирү.
Бәйге Татарстан Экология министрлыгы, Татарстан Индустрия һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән биш этапта үткәрелә.