Бүген шәһәрнең бункер мәйданчыкларының берсендә иртәнге 7дә җыелган чүп-чардан контейнерлар чистартылды.
9:14 тә махсус техника ярдәмендә чүп өемнәрен җыештыру эшләре алып барылды.
Әмма 12:12 дә экология һәм төзекләндерү Департаменты белгечләре кайбер яшәүчеләр контейнерларга барып җитмичә калдыкларны яңадан чыгарып ташлауларын күрделәр.
Исегезгә төшерәбез, хокук бозулар өчен төрле категориядәге гражданнар өчен 2 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф каралган. Сездән чисталык һәм тәртип саклавыгызны һәм чүпне бары тик контейнерларга гына ташлауыгызны сорыйбыз.