Рөстәм Миңнеханов: 2025 елдан коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча яңа республика программасын гамәлгә ашыру башланачак

2024 елның 27 сентябре, җомга

Бу хакта ТР Рәисе Татарстан Дәүләт Советына юлламасы барышында хәбәр итте. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, ил Президенты Владимир Путин карары буенча узган елдан коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы гамәлгә ашырыла.

«Төзелеш министрлыгына аеруча проблемалы территорияләрне һәм объектларны билгеләргә һәм тиешле тәкъдимнәр кертергә кирәк», - дип йөкләмә бирде республика Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International