Әлмәт районында видеокүзәтү системасы ярдәмендә контейнер мәйданчыкларында калдыкларны рөхсәтсез утильләштерү очракларын ачыклау дәвам итә.
Соңгы атналарда гына да камералар 16 хокук бозуны теркәгән. 13 хокук бозучыга карата беркетмәләр төзелгән һәм тагын 3се эштә.
Кагыйдә буларак, камералар транспорт номерларын язып бара. Хуҗасы зур штраф алу куркынычы бар. Гражданнар өчен ул 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 50 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Иң кырыс штрафлар юридик затларга каралган: алардан законлы рәвештә миллион сумга кадәр таләп итәргә мөмкиннәр.
Исегезгә төшерәбез, төзелеш калдыкларын кагыйдәләр буенча махсус бункерларда һәм контейнерларда гына утильләштерергә мөмкин.