Тагын бер ишегалды җитди үзгәрешләр кичерде. Өстәвенә, яхшы якка! Хәзер монда заманча балалар мәйданчыгы һәм футбол панны өчен махсус мәйданчык бар.
Әлеге программа кысаларында республикада күпфатирлы йортларның ишегаллары каралмаган һәм ташландык хәлдә калганнардан төзекләндерелгән, күпфункцияле территорияләргә әверелә. Мондый һәр үзгәреш халык фикере нигезендә үткәрелә.
2020 елда ук башланып киткән программа гамәлдә булган чорда Әлмәттә инде 300 ишегалды төзекләндерелгән.