Петр Хузангай урамындагы ДСРК микрорайонында урамнарны яктырту челтәрләрен төзү проекты кысаларында «Светсервис» МУП белгечләре 21 яктырткыч куйган. Яңа яктырту челтәрләренең гомуми озынлыгы 730 метр тәшкил итә.
Өстәмә рәвештә, «Светсервис» МУП инициативасы буенча, янәшәдәге тыкрыкта тагын 6 яктырткыч урнаштырылган.
Эшләр район башлыгы Тимур Нагуманов ярдәме белән башкарылды. Бу максатларга 598 мең сум акча бүлеп бирелде.