2024 елның 19 сентябрендә 21 сәгатьтән 20 сентябрендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

20 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм төньяк-көнбатыштан секундына 15 метр тизлектәге җил көтелә.

Иртәгә, 20 сентябрьдә, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар. Кайбер районнарда яшенле яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә, урыны белән 15 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+12˚. Көндез максималь температура +14..+18˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International