Сусаклагычны төзекләндерүнең 7 нче чираты кысаларында Бигәш елгасы үзәнен чистарту эшләренә керештеләр. Елга төбен тикшергәндә бик күп чүп — чар табылган-пластик шешәләрдән алып төзелеш калдыкларына кадәр.
Бигәш елгасы безнең су системасының төп өлеше булып тора, һәм аның пычрануы буалар һәм сусаклагычлар каскады өчен җитди нәтиҗәләргә китерә.
Кызганычка каршы, шәһәрдә яшәүчеләрнең кайберләре әлегә кадәр әйләнә-тирә мохиткә җавапсыз карыйлар, сулыкларны чүплеккә әйләндерәләр.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» илкүләм проекты һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән киләчәктә биредә велосипед юллары, тротуарлар төзекләндереләчәк, урамнарны яктырту системалары урнаштырылачак һәм күперләр реконструкцияләнәчәк.