Әлмәттә шәһәр Советы утырышы узды

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бүген, 17 сентябрьдә, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының зур залында Әлмәт шәһәр Советының кырык беренче утырышы булды. Анда депутатлар, шәһәр прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре, Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Утырышны ачып, шәһәр һәм муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, 2024 елның 8 сентябрендә узган өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре буенча 7 нче Бигаш округы буенча Әлмәт шәһәр советы составына Әфләтунова Роза Егоровна сайланган. Сайлануы белән котлап, район башлыгы аңа уңышлар һәм халык иминлеге өчен нәтиҗәле эшләр теләде.

Көн тәртибе буенча депутатлар өч мәсьәләне карады: Әлмәт шәһәре муниципаль берәмлеге вәкиле вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, ӘМР Советына вәкил сайлау һәм даими комиссияләр составына үзгәрешләр кертү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International