Әлмәт районы авылларында телерадиотапшырулар объектларында ремонт эшләре башкарылачак

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль РТРС дирекциясе тарафыннан 2024 елга планлы ремонт эшләре графигы буенча филиал объектларында радиотапшырулар, телерадиотапшырулар (АО ТРК «ТНВ») һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары «ТНВ - Татарстан»; «Болгар Радиосы»; «Россия радиосы + Татарстан радиосы»; «Вести ФМ», радио «Маяк»; РТРС-1; РТРС-2 аналог форматында тапшыруларны сүндереп профилактик эшләр башкарылачак.

Телерадиотапшырулар программалары Кузайкино авылында 2024 елның 8 октябрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, Яңа Чишмә авылында 2024 елның 16 октябрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, Миңлебай авылында 2024 елның 21 октябрендә 1.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр өзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International