Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатларында 2024 елның 16-20 сентябрендә Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге атналыгы узачак. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм балаларның үзләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау буенча эшне көчәйтәчәкләр.
Планлаштырылган тематик агитация-пропаганда чаралары «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, иҗтимагый оешмалар әгъзалары һәм хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары белән тыгыз элемтәдә үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.