Татарстанда ана капиталы акчаларыннан ай саен 8 меңгә якын баланың ата-анасына түләнә

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстанда 3 яшькә кадәрге 7 858 баланың ата-анасы ана капиталы акчасыннан ай саен түләнә. Ел башыннан Татарстан буенча РСФ бүлеге гаиләләргә 407,4 миллион сумнан артык акча күчергән.

Җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан икеләтә кимрәк булган гаиләләргә айлык түләү билгеләнә. Татарстанда бу-бер кешегә аена 26 270 сум, эш белән тәэмин итүгә яки ата-аналарның мөлкәтенә өстәмә таләпләр кертелми. Айлык түләү күләме гариза биргән вакытта яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2024 елда республика халкы өчен бу-12 741 сум.

«Быелдан башлап, түләү сорап мөрәҗәгать итәргә һәм бала туган айдан бирле акча алырга мөмкин булган чор арттырылды. Әгәр айлык түләү алу турында гариза бала туган айдан алты айдан да соңга калмыйча бирелгән булса, айлык түләү бала туган айдан гамәлгә ашырыла. Калган очракларда ул мөрәҗәгать ителгән айдан билгеләнә», - дип аңлатты РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Айлык түләүне алуга ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны РСФ сайтындагы Шәхси кабинет аша, Дәүләт хезмәтләре сайтында һәм шәхсән РСФның Татарстан буенча бүлегенең клиент хезмәтендә яки КФҮ аша бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә. Документларны тапшырырга кирәкми, фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында барлык кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.

Ярдәм чарасы 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне алуга кабат гариза ул билгеләнгән чорның соңгы аенда бирелергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балалар өчен ана капиталы акчаларыннан ай саен түләү узган айда башкарыла һәм Татарстан Республикасында Бердәм датада — һәр айның 5 нче числосында түләнә. Әгәр бу сан ял яки бәйрәм көненә туры килсә, санау 5 число алдыннан соңгы эш көнендә башкарыла.

Ана капиталы чаралары белән эш итү турында өстәмә консультацияне РСФ контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International