КАМА шиннары "Дор Транс Экспо" күргәзмәсендә

2013 елның 18 октябре, җомга
"Татнефть" ААҖ нең Түбән Кама шин комплексы продукциясе Казан шәһәренең "Казан ярминкәсе" залында узган "Дор Транс Экспо" XIII махсус күргәзмәсенә куелды. Транспорт һәм юл хуҗалыгының иң югары уңышлары күрсәтелгән әлеге чарада чит илләр, Россия һәм Татарстаннан 90 нан артык компания катнашты.

Агымдагы елда күргәзмәдә катнашучылар юл төзелеше машиналары, махсус техникалар, бу тармактагы инновацион эшләнмәләрнең киң спекторын тәкъдим итте. "Татнефть" ААҖнең күргәзмә экспозициясе шин комплексы продукциясенә нигезләнгән.

Катнашучылар Түбән Кама заводында ясалган яңа төр шиннарны зур кызыксыну белән карадылар. Әлеге продукция йөк автомобиленең барлык төрләре, автобус һәм ярым прицеп техникалар өчен җитештерелә. Югары технология белән җитештерелгән шиннар экологик яктан чиста һәм экономик яктан файдалы булуы белән дә аерылып тора. Аларны җитештергәндә табигый каучук, кремнезем һәм башка экологик чиста чимал файдаланыла.

КАМА шиннарының бу маркалары экологиягә сакчыл карашта булган, энергия чыгымнарын һәм акча средстволарын экономияләүче кулланучылар мәнфәгатен күздә тота.

Ф.САБАЛЫ әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International