Зинаида Захарованың “Нурлы җиһан” дип аталган яңа китабы дөнья күрде

2013 елның 18 октябре, җомга
Зинаида Захарованың “Нурлы җиһан” дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Китап Татарстан китап нәшриятында басылган. Аңа “Күңел ихласлыгы” дигән кереш сүзне Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим язган.

Шагыйрә Зинаида Захарова укучыларга таныш. Ул алты китап авторы. Аның иң элек зурлар өчен язылган “Сине генә сөям”дигән шигырьләр җыентыгы чыгып, шигърияттә яңа исем туганын белдерде. Аннан балалар өчен “Кем бәхетле” дигән китабы дөнья күрде, “Рухият” нәшриятында “Тылсымлы сарай” дигән тагын балалар өчен язылган китабы чыгып, тиз арада укучылар арасында таралып бетте. Туган авылы Кәләй турында ”Кәләй авылы асыл җир икән” дигән китабы, аныж артыннан ук “Сагыш төсен сары диләр” дигән китаплары чыкты. Һәм менә тагын яңа китап – “Нурлы җиһан”.

Шагыйрә керәшеннәр арасында туып үскән, керәшеннәргә хас үзенчәлекле сөйләм-тел, фикерләү, көнкүреш мохитындә яшәгән һәм яши. Аның шигырләренән дә керәшеннәрчә ихласлык, табигыйлек, тирән мәгънәле гадилек бөркелеп тора.

Укучылар яңа китапны авторның үзенә яки язучылар оешмасына мөрәҗәгать итеп таба алалар.

Илүсә Нәбиуллина,
Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International