Балалар бакчалары өчен түләүләр арта

2013 елның 18 октябре, җомга
Киләсе елдан республикабызда балалар бакчасы өчен икеләтә түләргә туры киләчәк.

Мәгълүм булганча, балалар бакчасы өчен түләү тарифларын шәһәр һәм район идарәләре раслый. Агымдагы елның сентябренә кадәр ата - аналар бакчасында нарасыйны карау һәм тәрбия өчен тотылган сумманың 20 процентын гына түли иде. Күптән түгел генә гамәлгә кергән "Мәгариф турындагы" законда исә әлеге чикләүләр бетерелгән, хәзер төбәкләр бәяләрне үзләре ничек тели, шулай билгели ала.

Яңа уку елы башыннан үсеш 1,7 процент, ягъни 100-300 сум тирәсе генә булды. Киләсе елдан түләүләр иң кимендә 1000 сумга артачак. Балалар бакчасы төркеменә карап, хәзер әти- әниләр уртача 1400-1700 сум түләсә, 1 январьдән 2000-4000 сум тирәсе түләргә тиеш булачак.

Татарстан хөкүмәте ата - аналар җилкәсенә төшкән "йөк"не субсидияләр биреп җиңеләйтергә вәгъдә итә. "Үсеш Россиянең күп төбәкләрендә булачак, әмма безнең республикабыз җитәкчелеге үз халкын кайгырта, ата - аналарга бу йөкне җиңеләйтү өчен өстәмә төбәк компенсацияләре түләү каралган," дип тынычландырырга тырашалар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Ф.САБАЛЫ әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International