8 сентябрьдә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Килүчеләр саны 71,6% тәшкил иткән. Башлангыч нәтиҗәләр буенча, тулаем республика буенча сайлаучыларның 76,7% ы Бердәм Россия өчен тавыш биргән, 10,5% ы - КПРФ өчен, 4,4% ы - ЛДПР өчен, 4,2% ы - «Яңа кешеләр» партиясе өчен һәм 3,2%ы - «Гадел Россия — патриотлар — дөреслек өчен» партиясе өчен.

Сайлауларга килгән һәм гражданлык бурычын үтәгән районыбыз халкына рәхмәт белдерәбез.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу беренчел мәгълүматлар. Рәсми нәтиҗәләр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан соңрак игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International