Габдрахман авылында Корбан бәйрәме уңаеннан аш үткәрелде

2013 елның 18 октябре, җомга
17 октябрь көнне Габдрахман авылында Корбан бәйрәме уңаеннан аш үткәрелде. Тантаналы чарага Әлмәт районы һәм шәһәре имам хатыйбы Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та чакырылган иде. Ул габдрахманлыларга мөселман дөньясының иң олы бәйрәме тарихы турында сөйләде, изге теләкләрен җиткерде.

Габдрахман авылы җирлеге башлыгы Өлфәт Усманов әлеге чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен Әлмәт РАЙПО сы рәисе Җәмил Насретдиновка, “Ярыш” хуҗалыгы җитәкчесе Равил Шәяхмәтовка, һәм авыл эшмәкәрләренә олы рәхмәтен белдерде.

Авыл мәчетенең имам– хатыйбы Илмир хәзрәт Харисов торак пунктның төрле яклап үсеш алуында нефтьчеләр, шәхсән “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновның роле зур булуын ассызыклады. Аның булышлыгы белән узган ел мәчет каршысында бик күркәм мәдрәсә торгызылган, хәзер анда ял көннәрендә махсус дәресләр оештырыла. Имам – хатиб киләсе елга Габдрахман мәчете оешуга 20 ел булуын билгеләп узды,әйтеп, халыкны укуларга йөрергә чакырды.

Э.Хәсәншина
Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International