Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт язучылары укучылар белән аралаша
2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
8 нче октябрь көнне Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбендә укучы икенче сыйныф укучыларының Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе, язучы Илүсә Нәбиуллина белән очрашуы булды. Очрашуда язучы Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллык юбилее уңаеннан балаларга Әлмәттә яшәп иҗат итүче язучылар турында сөйләде. Балалар да очрашуга шагыйрә Клара Булатованың, Зәлидә Зарипованың шигырьләрен ятлаганнар иде. Кунак апаларына сәнгатьле итеп шигырь сөйләп күрсәттеләр. Соңыннан Илүсә Нәбиуллинаның күптән түгел чыккан “Мин бит сине яратам” дигән балалар өчен язылган китабы белән танышу булды. Яңа китаптан өзекләр укылды.
10 нчы октябрь, җомга көнне Бөгелмә шәһәрендә Әлмәттә яшәп иҗат итүче язучылар бөгелмәлеләр белән очрашу уздырдылар. Мондый очрашу хәзер традициягә әверелде. Һәр ел саен 15 октябрь– Хәтер көне алдыннан Бөгелмә шәһәрендә эшләп килүче “Моңсар” әдәби берләшмәсе, “Бөгелмә авазы” газетасы белән берлектә Әлмәт язучыларын кунакка чакыра.Быелгы очрашу 15 нче октябрь – Хәтер көненә һәм Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллык юбилеена багышланган иде.
Очрашуда шулай ук Лениногорск шәһәреннән дә кунаклар бар иде. Язучы Әсгать Салаховның, Илүсә Нәбиуллинаның, шагыйрә Минзифа Әхмәтшинаның чыгышлары Бөгелмә шәһәре үзешчән артистлары чыгышы белән үрелеп барды. Очрашу бик җылы һәм күңелле узды.
11 нче октябрь көнне Риза Фәхретдин исемендәге гимназиядә Корбан Гаете алдыннан бәйрәм булды. Анда язучы Илүсә Нәбиуллина, шагыйрә Минзифа Әхмәтшиналар катнашты. М.Әхмәтшинаның мөнәҗәтләр укуы бәйрәмгә нур өстенә нур булды.
Бәйрәмне сыйныф җитәкчеләре Әнис Шәмсуллин җитәкчелегендә 5 сыйныф укучылары һәм әти-әниләр оештырган иде.
Бәйрәм барышында гимназия укучыларына дин өлкәсенә кагылган сораулар белән викторина, төрле ярышлар уздырылды. 5 нче сыйныф укучылары үзләренең тәрбияле булуларын һәм һәряктан белемнәрен күрсәттеләр.
Бәйрәм төрле нигъмәтләр белән сыгылып торган табын артында дәвам итте. Балаларга тәмле бүләкләр таратылды.
Илүсә Нәбиуллина,
Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз