Әлмәт язучылар оешмасы быел 50 еллыгын билгеләп үтә

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Мәгълүм булганча, быел Әлмәт шәһәренең 60 еллык юбилее. Шәһәрне республика калаларыннан үзгә - кара алтын башкаласы иткән Татарстан нефте чыга башлауга 70 ел. Менә шушы юбилейларны горурланып һәм зурлап уздырырлык иткән, данлы хезмәт юлы узган коллективларыбыз да күп безнең. Калабызның батыр улларын шигырь юлларында данлаган шагыйрьләребез, әдәбият тарихына керткән язучыларыбыз бар. Әлмәт язучылар оешмасына быел 50 ел.

Оешманың рәсми туган көне - 1963 елның 23 марты.

Әлмәт язучылар оешмасында җаваплы сәркатип булып түбәндәге язучылар эшләде:
Гариф Ахунов – 1963-1965;
Әдип Маликов – 1965-1967;
Гариф Ахунов – 1967-1968;
Равил Фәйзуллин – 1968-1972;
Әдип Маликов- 1972-1982;
Әхәт Гаффар – 1982-1987;
Нур Әхмәди – 1987-1993;
Разим Вәлиуллин- 1993-2003;
Зөфәр Дәүләтов – 2003-2006;
Данил Салихов – 2006-2010;

2010 елның 15 декабреннән Әлмәтязучылар оешмасын Илүсә Салих кызы Нәбиуллина җитәкли.

Адәм баласы күпмедер гомер иткәч, артына борылып, башкарган эшләрен барлый. Ә бөтен бер коллектив юбилеен билгеләгәндә? Коллектив та үткәненә күз ташлап ала, ягъни эшләрен барлый, алардан чыгып нәтиҗәләр ясый, киләчәккә планнар билгели.

Язучылароешмасы да – данлы үткәне, матур бүгенгесе һәм өметле киләчәге булган зур бер коллектив! Коллективның да ниндие әле! Ун районга сибелгән булса да, бер максат, бер омтылыш белән яшәүче, олпат шагыйрьләрдән, язучылардан торган иҗади коллектив.

Шагыйрә Клара Булатова кырыктан артык китап авторы, Язучы, “Каеннар юлы”, “Соңгы вальс”, “Аккан сулар” дигән китаплар авторы Әсгать Салаховның унбишенче китабы нәшриятка бирелгән. Кырыкка якын китап авторы, соңгы вакытларда гына “Данагөл” дигән китабы чыккан, озак еллар “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Альберт Хәсәнов та Әлмәттә яшәп иҗат итә.

Әгәр укучыларыбыз өстә санап киткән олпат язучыларыбызның тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынсалар, яңа китапларын укысылары килсә, авторларның үзләренә һәм Әлмәт язучылар оешмасына мөрәҗәгать итә алалар.

Илүсә Нәбиуллина,
Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International