Әлмәт муниципаль районының авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобильләр тапшырдылар

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә тантаналы чарада муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды.

«Барыннан да элек һәрберегезгә катлаулы көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без үз эшебездә һәрвакыт үзебезнең муниципаль берәмлекләргә таянабыз. Әлеге конкурсны уздыру дәверендә без 3,2 мең яңа автомобиль тапшырдык. Алар урыннарда бик кирәк, сез үз вазыйфаи бурычларыгызны тиз һәм сыйфатлы үти алсын өчен. Муниципаль хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнашалар. Сугышчыларыбызны гуманитар ярдәм белән тәэмин итүдә зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Болар барысы да-ил җитәкчелеге куйган мөһим бурычлар», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Тантанада Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Яңа автомобильләрне Апак, Елхово, Клементейкино һәм Яңа Троицкий авыл җирлекләре башлыклары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International