2024 елның 31 августыннан 7 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).
30 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Иртәгә, 30 августта, Әлмәттә бераз болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 4-9, көндез урыны белән тизлеге 13 метрга кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +8..+12˚. Көндез максималь температура +20..+23˚.