Мәгариф ветеранына –90 яшь

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
16 октябрь көнне Кама – Исмәгыйль авылында яшәүче Шәймә апа Мөбәрәкшина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов, Мәгариф идарәсе Ветераннар Советы рәисе Вахит Гыйззәтуллин, Кама – Исмәгыйль авылы җирлеге башлыгы Рауль Дәүләтов, “Чагылтау” хуҗалыгы җитәкчесе Гомәр Нәбиев һәм башка күп кенә кунаклар килгән иделәр.

Наҗия Мисбаховна Шаймә Әфтәховнаның 37 ел дәвамында башлангыч сыйныфларда балаларга белем биргән, олы хөрмәткә, тирән ихтирамга лаек мөгаллимә булуын әйтеп, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырды, бәрәкәтле гомер, сәламәтлек теләде.

Бу хакта тулырак язманы “Альметьевский вестник” газетасының 42 нче санында укый аласыз.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
Автор фотосы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International