Әлмәттә җәмәгать транспортында билетсыз йөрүгә каршы актив эш дәвам итә. Рейдлар барышында 5 көн эчендә 31 билетсыз очрак ачыкланган.
Шуңа бәйле рәвештә исегезгә төшерәбез, түләүле билетсыз йөргән өчен 300 сум күләмендә штраф каралган. Шулай ук шәхесне таныклаучы документ булмаган очракта, пассажир вәкаләтле органнар тарафыннан шәхесне ачыклау өчен 3 сәгатькә кадәр тоткарланырга мөмкин.
Игътибарлы булыгыз һәм юл өчен түләргә онытмагыз!