Россия флагы көне: котлаулар, бүләкләр һәм киләчәк буыннарга ярдәм

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Россия флагы көне билгеләп үтелә — илебезнең һәр гражданины өчен мөһим һәм символик бәйрәм.

Әлеге вакыйга уңаеннан район башлыгы Тимур Нагуманов хәрбиләрнең хатыннарын шатлыклы вакыйга — балалар тууы белән котлады һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.

Моннан тыш, район башлыгы ундүрт яшьлек гражданнарга паспортлар, шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды.

Бәйрәм кунаклары өчен мастер-класслар, интерактивлар һәм концерт программасы оештырылды. Чарада катнашучы һәркем үзенә күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International