Ишегалларын үзгәртү: «Безнең ишегалды» программасы шәһәр халкын сөендерүне дәвам итә!

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

5 ел эчендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы Әлмәт районында күп кенә ишегалды киңлекләрен тамырдан үзгәртте. Мондый үзгәрешнең чираттагы мисалы булып Чапаев урамы, 6 адресы буенча урнашкан ишегалды тора, ул бүген ачылды.

Халыкның шатлыгын район башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Вадим Гыйләҗев һәм «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Илфат Нурсәетов уртаклаштылар, алар шулай ук яңартылган йорт яны территориясен ачуда катнаштылар.

«Матур ишегалды килеп чыкты. Бәйрәмгә бик күп, беренчедән, ветераннар, өлкән буын вәкилләре, һәм, әлбәттә, балалар килүен күрү бик күңелле. Алар өчен активлык бик күп», - дип ассызыклады Тимур Нагуманов.

Традиция буенча җәмәгать тормышында актив катнашканнары һәм үз ишегалдын төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән Чернышевский урамындагы 43нче йортта яшәүче Петрова Ирина Илгизәр кызы һәм Чернышевский урамындагы 49нчы йортта яшәүче Хәбибуллина Александра Андреевна бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International