Шәһәрнең 14 ишегалдында яңа КАФ урнаштырылачак

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында йорт яны территорияләрен төзекләндерүдән тыш, Әлмәттә ел саен күпфатирлы йортлар ишегалларында балалар уен комплексларын алыштыру һәм яңарту проекты гамәлгә ашырыла.

Быел шәһәрнең 14 ишегалдында заманча кече архитектура формалары (КАФлар) урнаштырылачак: урам тренажерлары, таганнар, уен комплекслары, комлыклар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, КАФларны урнаштыру халыкның үз гаризалары буенча башкарыла, бу аларның ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Ишегалларын төзекләндерү - уңайлы шәһәр мохите булдыруга мөһим адым ул!

Проект «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла, ул бу максатларга 10 миллион сум күләмендә грант бүлеп биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International