Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә!

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Әлмәт үз халкын ишегалларында матур һәм бай бәйрәмнәр белән сөендерүен дәвам итә. Бу юлы бәйрәм Маяковский урамы, 49 йортта узды. Һава торышы начар булуга карамастан, йортларда яшәүчеләр бергә күңелле һәм кызыклы итеп вакыт уздырырга җыелдылар.

Гадәттәгечә, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов актив яшәүчеләрне район Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән котлады һәм бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында Ленин урамындагы 3 нче йортта яшәүче Медведева Людмила Александровна һәм Маяковский урамындагы 51 нче йортта яшәүче Хәйруллина Гүзәл Заһит кызы бар.

«Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Вадим Гыйләҗев һәм Әлмәт муниципаль районы ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин да халыкның шатлыгын уртаклаштылар, алар шулай ук яңартылган йорт яны территориясен ачуда катнаштылар. Вадим Гыйләҗев билгеләп үткәнчә, соңгы елларда шәһәрдә эре социаль проектлар гына тормышка ашырылмый, ә ишегалды киңлекләре дә төзекләндерелә.

Бәйрәмдә «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары актив катнашты. Алар халыкка 5 кыйммәттән торган «Бәхет формуласын» тәкъдим иттеләр: сәламәт туклану, физкультура, үз-үзеңне үстерү, экология һәм өлкәннәр турында кайгырту. Һәрбер кыйммәт аерым мастер-класста ачылды, анда яшәүчеләр алар турында җентекләп белә алды.

Бәйрәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International