2024 елның 20 августында 16 сәгатьтән 21 августында 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- 20 август кичендә һәм 21 август төнендә яшенле яңгыр;

- 21 августта төнлә һәм иртән томан;

- 20 августта кичен, 21 августта төнлә һәм көндез көчле җил секундына 15-18 метр тизлектә.

Иртәгә, 21 августта, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә.Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән яшен, томан. Көндез явым-төшем юк. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәю 5-18 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+15˚. Көндез максималь температура +18..+22˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International