Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
«Татарстан-Кавказ: безне легендалар якынайта»
2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Әлмәт татар дәүләт драма театрының "Гашыйк Кәриб" спектакле Татарстан, Россия, чит ил фестивальльләрендә катнашкан, театр тарихында иң күп мактау-бүләкләр алган сәхнә әсәре. 1 октябрьдә артистлар әлеге спектакль белән чираттагы сәфәрдә - Дагестан республикасында булып кайттылар. Әлеге уңайдан, 16 октябрь көнне театр җитәкчелеге һәм артистлары журналистлар белән очрашып, сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева труппаның Ногай районы, Махачкала һәм Дербент театраль сәхнәләрендә чыгыш ясауларын, әлеге сәфәрнең “Татарстан-Кавказ: безне легендалар якынайта” Россия проекты кысаларында тормышка ашырылуына бян итте.
-Кавказ якларына барып, биредә яшәүчеләрнең милли культурасы һәм мәдәнияте белән якыннан танышуыбызга, шушы халыкка үзебезнең иҗатыбызны бүләк итә алуыбызга без бик шат. Үзара дуслык җепләрен ныгытып, илһамланып кайттык. Кавказда яшәүче халыклар үзләренең тарихын, телләрен, әби-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрен кадерләп саклап, буыннан-буынга тапшырып килүче бик кунакчыл халык. Ногай дәүләт драма театрында, Дербенттагы Лезгин һәм Тат театрларында, Махачкаладагы Авар һәм Кумык театрлары сәхнәләрендә артистларыбызның чыгышын алар шул дәрәҗәдә яратып кабул итеп, көчле алкышларга күмделәр. Чыннан да, артист халкы башкаларның мәдәниятен күреп, аңлап, шул рухны иңдереп яшәгәндә генә иҗади яктан камилләшә, әйләнә-тирә мохиткә яңача караш ташлый башлый икән, - дип, фикерләре белән уртаклашты Фәридә Бәгыйзовна.
Баш режиссер Ильяс Гәрәев Дагестан тамашачыларының ихлас булуын билгеләп узды, мондый сыйфат Әлмәт тамашачыларында да ешрак чагылсын иде, дигән теләген белдерде. Артистлар үзләренең күңелләрендә тирән эз калдырган истәлекле вакыйгалары, һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Шуны да хәбәр итеп узарга кирәк, Әлмәт татар дәүләт драма театрының бер төркем артистлары 18-23 октябрьдә Актаныш якларына юл ала. Алар тамашачыларга Илгиз Зәйниевнең “Сагынуларга ни чара?” исемле мелодрамасын күрсәтәчәк. Гастроль Актаныш ягыннан булган Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймова, артистка Асия Харисова, музыка бүлеге җитәкчесе Гөлсөяр Хөсәеноваларны якташлары белән очраштыру-таныштыру максатыннан оештырыла. Татарстанның халык артисткасы Сәкинә Минханованың юбилее 31 октябрьдә узачак.
-Ноябрь аенда театрда яңа спектакльгә әзерлек башлана. Уильям Шекспирның атаклы “Ромео һәм Джульетта»сын режиссер Искәндәр Сакаев куячак. Әлеге спектакльнең премьерасы декабрьгә планлаштырылган. Декабрь аенда Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаның да юбилее көтелә. Гомумән планнарыбыз зурдан, халык, аеруча әлмәт тамашачысы өчен иҗат итүебезне, репертуарыбызны яңарту, баету өстендә эшләвебезне дәвам итәбез. 2014 ел безнең театр өчен олуг юбилей елы. Шуңа күрә дә планнарыбыз шактый. Тамашачыларыбызны үзебезнең иркен матур залларда көтеп калабыз!- дип, йомгак ясады очрашуга театр директоры.
Резеда Исмәгыйлева, “Альметьевский вестник”
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз