Әлмәттә булачак сайлаулар буенча «ИнформУИК» зур мәгълүмати кампаниясе старт алды

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

8 сентябрьдә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау алдыннан Татарстанда яңартылган «ИнформУИК» мәгълүмати проекты старт алды. Акцияне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе оештыра.

Әлмәттә проект кысаларында сайлау комиссиясе әгъзалары һәм волонтерлар шәһәр халкына Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау, тавыш бирү рәвешләре һәм сроклары турында сөйләячәкләр.

Проектта катнашучыларны аларның фирма атрибутикасы буенча танырга мөмкин - Ак җилфердәкләр, футболкалар һәм тавыш бирү көне логотибы төшерелгән бейсболкалар. Проект 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узачак, барлык сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International