Франция кунаклары Әлмәттәге ярышларның инфраструктурасын һәм оештыру дәрәҗәсен бәяләделәр

2024 елның 17 августы, шимбә

Елена Мельник һәм Жан Пьер Одар – «Тур де Татарстан» велоузышының бер өлеше булу өчен Әлмәткә махсус килгән Франциядән кунаклар!

Жан Пьер, элеккеге велогонщик, чараның оештыру дәрәҗәсе һәм масштаблары белән сокланды.

Елена һәм Жан Пьер актив ял итү өчен менә дигән шартлар тудыручы велоинфраструктурабызны һәм иҗтимагый киңлекләребезне югары бәяләделәр.

Аларны шулай ук Тимур Нагумановның ярышларда шәхсән катнашуы гаҗәпләндерде.: «Мондый дәрәҗәдәге ярышларда шәһәр мэрының катнашуы бик сирәк күренеш бу!».

Франциядән килгән кунакларның Әлмәт атмосферасыннан ләззәт алуы һәм спорт бәйрәменнән килгән шатлыкны уртаклашуы бик шәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International