Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДИда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Алар арасында-20нче мәктәп укучысы Анастасия Князева, ул өч фәннән 300 балл җыйды.
Анастасия - безнең барлык егетләребез өчен үрнәк, тырыш хезмәт һәм максатчанлык һичшиксез уңышка китерә икәнлеген исбатлый. Ышанам, алда Анастасияне яңа җиңүләр һәм казанышлар көтә! Горурланабыз!