Әлмәттә янә ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

2024 елның 16 августы, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы Әлмәттә уңышлы гамәлгә ашырыла.

15 августта бәйрәм чаралары Ленин урамындагы 141, 141б һәм 143 йортлар ишегалларында узды, алар «Безнең ишегалды - яхшы күршеләр» проекты кысаларында икенче тормыш алдылар.

Ишегалды юллары, тротуарлар, җәяүлеләр сукмаклары ремонтланды, эскәмияләр һәм урналар куелды, парковка урыннары тәртипкә китерелде, ут баганалары һәм балалар өчен уен мәйданчыклары өстәлде.

Халыкның шатлыгын уртаклаштылар һәм аларны яңарыш белән Башкарма комитет җитәкчесенең Цифрлы үсеш буенча урынбасары Илнур Фәсхетдинов, «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Илфат Нурсәетов, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре котладылар. Очрашу барышында шәһәр үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләделәр.

Очрашу барышында шәһәр үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләделәр. Булачак беренче сыйныф укучылары шулай ук мәктәп кирәк-яраклары белән портфельләр алдылар.

Йортларда яшәүчеләр өчен бай программа әзерләнгән иде. Күршеләр үз ишегалдының үзгәргән йөзенә бәя биреп кенә калмадылар, үзара мөнәсәбәтләрне ныгыттылар. Балалар мастер-класслар һәм уеннар белән күңел ачу программасында катнаша алган, ә аларның әти-әниләре эштән соң ял итә алган. Кич буе һәркем үзенә ошаган күңел ачу таба алган мәйданчыклар эшләде. РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Гаилә тематикасына аерым игътибар бирелде.

Шунысы куанычлы, программа гамәлдә булган дүрт ел эчендә Әлмәт районында 300 ишегалды территориясе төзекләндерелгән һәм бу эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International