Ремонтның озынлыгы 1,4 километр тәшкил итәчәк.
Хәзерге вакытта юл өслеген фрезерлау эшләре алып барыла. Алга таба план буенча бордюр киртәләрен сүтү һәм монтажлау — Шуннан соң асфальт-бетон катламын тигезләү һәм салу башланачак.
Һава шартлары уңай булганда, эшләрне сентябрь ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Быел шәһәрдә 4 километрдан артык юл өслеге яңартылган инде.