Әлмәт мэры кайбер гражданнарның «иҗади омтылышлары» турында сөйләде

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Шәһәр сусаклагычын төзекләндерү эшләре әле тәмамланмаган, әмма кайбер өслекләрдә граффити барлыкка килгән. Тимур Нагуманов мондый гамәлләрне вандализм дип атады.

Территориядә мондый вандализм очракларын булдырмау өчен видеокүзәтү камераларын монтажлау эшләре алып барыла инде. Әмма шәһәрдәге һәр баганага камералар урнаштыру мөмкин түгел.

Тимур Нагуманов чираттагы тапкыр Әлмәт халкын шәһәрне төзекләндерү өстендә көн саен эшләүче кешеләрнең хезмәтен югары бәяләргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International