Бүген «ГУАД» МУП Экология һәм төзекләндерү Департаменты белән берлектә шәһәр пляжының яр буе зонасын яшелләндерү белән шөгыльләнә.
Бу инициатива кысаларында вазоннарга 13 төрдәге 1800 дән артык күпьеллык үсемлек утыртыла, алар берничә сезон дәвамында үз матурлыгы белән халыкны сөендерәчәк.
Вазоннарда тар яфраклы лаванда, гади меңъяфрак, зәңгәр сеслерия һәм башка бик күп үсемлекләрне күрергә мөмкин булачак. Бу күпьеллыклар Безнең төбәкнең климат шартларын исәпкә алып җентекләп сайлап алынды, бу аларның тотрыклылыгын һәм декоративлыгын гарантияли.