Әлмәттә Нефтьче көнен 1 сентябрьдә шәһәрнең дүрт мәйданчыгында билгеләп үтәчәкләр

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Бәйрәмнең хедлайнерлары Гарик Сукачев, Сергей Лазарев һәм опера җырчысы Илдар Абдразаков булачак.

  • Ленин мәйданында 20: 00 сәгатьтә Илдар Абдразаков, Ришат Төхвәтуллин һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.
  • Татарстанның 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында 11:00 сәгатьтән фестиваль лауреатлары һәм ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертлары башлана. 15:30да сәхнәгә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, ә 16:30да Салават Фәтхетдинов чыгачак.
  • «Каракуз» скверында 13:00 сәгатьтән тамашачыларны актер Андрей Кислицын, «Җиңел канатлар» урам театры һәм «Пластилин яңгыры» бәйсез театры спектакльләре көтә. Шулай ук «бармак театры» буенча мастер-класс һәм Леонид Кондаковның марионеткалар шоуы планлаштырылган.
  • Гарик Сукачев концерты 20:00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният йорты мәйданында старт ала, ә 21:00 сәгатьтә сәхнәгә Сергей Лазарев чыгачак. Шулай ук биредә «Оммаж» һәм Rock Privet төркемнәре чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International