Татарстанда сөт җитештерүне арттыручыларга ай саен грантлар түләргә исәплиләр

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Татарстанда сөт җитештерүне арттыручыларга ай саен грантлар түләргә исәплиләр. 10 меңнән 20 мең суммага кадәр күләмдәге әлеге премияләр зоотехникларга, ветеринарларга, ферма мөдирләренә, кыскасы, сөт җитештерүне арттыруга ирешкән хуҗалык белгечләренә биреләчәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге җитәкчесе Сергей Чурин сүзләренә караганда, акчалата өстәмәләр билгеләүнең максаты– хуҗалыкларда хезмәт куючы белгечләрдә стимул булдыру, сөт артымын стабильләштерүгә этәргеч бирү. Һәрбер хуҗалыкта җитештерелгән продукциянең узган айга караганда артуы яки кимүенә мониторинг алып барыла, хәзерге вакытта сентябрь аена нәтиҗәләр ясала.

“Яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләргә тиздән грантлар түләнә башлаячак”,– дип хәбәр итә С.Чурин

Фәрдия Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International