Тимур Нагуманов беренче өч сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырды

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Быел мондый ярдәмне социаль яктан якланмаган һәм әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләләрдән 300 гә якын яшь әлмәтле алачак.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев тарафыннан 2007 елда оештырылган иде.

Депутатлар, эшмәкәрләр, оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм районның битараф булмаган халкы катнашында мохтаҗ гаиләләрдәге балалар мәктәп портфеленнән һәм канцелярия товарларыннан торган комплектлар алачак.

Соңгы 7 елда 2,5 меңнән артык яшь әлмәтле шундый ярдәм алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International