Күңелле, якты, бердәм: Әлмәттә ишегалды бәйрәмен ничек билгеләп үттеләр

2024 елның 13 августы, сишәмбе

12 августта И. Зарипов проспекты, 7 йорт ишегалдында «Безнең ишегалды-яхшы күршеләр» дигән бәйрәм чарасы узды. Һава торышы начар булуга карамастан, бәйрәмгә өлкән буын яшьләре җыелды. Халык өчен концерт программасы, мастер-класслар, балалар уеннары, сыйлар һәм башка бик күп нәрсәләр әзерләнгән.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов халыкны «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ремонт эшләре тәмамлану белән котлады.

«Ел саен ишегалларын ремонтлыйбыз, быел 36. Тулаем алганда, без бөтен Әлмәт буенча йөзләгән ишегалларын төзекләндердек инде, һәм бу эш дәвам итәчәк», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Күңел ачу программасыннан тыш, гадәттәгечә җәмәгать тормышында актив катнашканнары һәм үз ишегалларын төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән И.Зарипова проспектындагы 7 нче йортта яшәүче Рәхимова Разия Әсхәт кызы һәм Зөфәров Фәрхәт Абүзәр улы бүләкләнделәр.

Моннан тыш, район башлыгы 2007 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында булачак өч беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

Ел саен 1 сентябрьгә мәктәп җыелмаларын мохтаҗ гаиләләрдәге балалар, шулай ук хәрби хезмәткәрләр гаиләләре ала. Быел мондый ярдәмне 300 гә якын Беренче сыйныф укучысы алачак.

Чара шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International