«100000 игелекле эш» Гомумроссия ирекле акциясе башланды

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
ТР ның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ирекле берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар , актив уку йортларын һәм барлык кызыксынучыларны “100000 игелекле эш” дип аталучы акциядә катнашырга чакыра.

Татарстанда акция 14 октябрьдә башланды һәм 20 сенә кадәр дәвам итәчәк. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, министрлык чараның оештыручылары булып тора.

Акциянең катнашучысы булу өчен социаль әһәмияткә ия берничә чара уздырырга , бу хакта Интернет челтәренә мәгълүмат урнаштырырга, info@dobrovolec-rf.ru һәм ksddrt@mail.ru с электрон почтасы аша “100000 игелекле эш” акциясенең исеме күрсәтелгән ссылка җибәрергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International