Әлмәттә агачларның торышын билгеләү өчен заманча технологияләр кулланалар

2024 елның 9 августы, җомга

Бүген экологлар агачның авариялелеген билгеләү өчен беренче тапкыр резистограф кулландылар. Бу Төзүчеләр урамындагы йорт ишегалдында үскән каенның авария булуы ихтималы турында борчылуын белдергән шунда торучы хатын-кыз мөрәҗәгатеннән соң эшләнде.

Резистограф - ул үзагачның эчке халәтен, тыгызлык дәрәҗәсен һәм черү яки башка төрле зарарлану кебек яшерен кимчелекләр булуын билгеләү мөмкинлеген бирә торган заманча корал.

Тикшерү барышында белгечләр агачның сәламәт булуын һәм киселергә тиеш түгеллеген ачыклаган.

Искәртәбез, 3 августтан башлап бүгенге көнгә кадәр белгечләр авария хәлендәге агачларны ачыклау өчен шәһәрне карап чыктылар. Хәзерге вакытта алар 374 авария агачын санаганнар, нигездә бу инде 50 елдан артык булган тирәкләр.

Яшел утыртмаларны саклау - безнең шәһәр өчен мөһим бурыч, һәм диагностиканың заманча ысулларын куллану табигатьне тагын да нәтиҗәлерәк кайгыртырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International