Бүген «Әлмәт төзүчеләренә дан» мемориалында төзелеш тармагы вәкилләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар узды

2024 елның 9 августы, җомга

Әлмәтнең аякка басу тарихы төзелеш белән тыгыз бәйләнгән-узган гасырның 50 нче елларында барлыкка килгән шәһәр нефть чирәмен беренчеләрдән булып ачучылар һәм төзүчеләр энтузиазмы белән үскән, алар аны зур булмаган авылдан Татарстанның нефть башкаласына әверелгән чәчәк аткан шәһәргә әйләндергәннәр.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт муниципаль районы ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин, төзелеш тармагы ветераннары, шәһәрнең һәм районның Мактаулы гражданнары, төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре шәһәр төзелешенә зур өлеш керткән ветераннарны искә алдылар.

Район башлыгы ассызыклаганча, төзелеш тармагы Әлмәт өчен төп тармакларның берсе булды һәм булып кала бирә. Төзелеш өлкәсен өзлексез үстерү һәм модернизацияләү нәтиҗәсендә шәһәр даими рәвештә үзгәрә, көннән-көн уңайлырак һәм заманчарак була бара.

«Төзүчеләр көне безнең шәһәр өчен бик мөһим бәйрәм. Безнең шәһәр 71 ел элек барлыкка килгән, шуннан бирле ул даими рәвештә үсештә, төзелә. Без бүген төзүчеләрнең шәһәребездә иң кирәкле һөнәрләрнең һәм белгечлекләрнең берсе булуын күрәбез», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Тимур Нагуманов шулай ук үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Әлмәтнең бүгенге иминлегенә нигез салган тармак ветераннарының мөһим өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Ул аларга тирән рәхмәт белдерде һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Татнефть» ГАҖ җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев шулай ук төзүчеләрнең Әлмәтне генә түгел, бөтен Татарстанның көньяк-көнчыгышын үстерүгә керткән мөһим өлешләрен ассызыклады.

«Барлык сәнәгать объектлары, көньяк-көнчыгыштагы шәһәрләр безнең төзүчеләр ярдәмендә төзелгән. Һәм монда, Әлмәттә, башка шәһәрләрдә булган бар нәрсә дә безнең төзүчеләр кулы белән эшләнгән. Һәм мин аларның барысы да безнең барыбыздан да, көньяк-көнчыгыш һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләрдән дә зур рәхмәткә лаек дип саныйм», - диде ул.

Төзелеш алдынгыларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International