Битараф булмаган әлмәтлеләр Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылды

2024 елның 9 августы, җомга

Киев җинаятьчел режимы өчен мишень булган Курск өлкәсе бүген батырлык һәм ныклык үрнәге күрсәтә. Бу катлаулы вакытта безнең ватандашларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Битараф булмаган әлмәтлеләр Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюга кушыла. Сез балалар һәм өлкәннәр өчен киемнәр, урын-җир, сөлгеләр, шешәләргә салынган су, гигиена чаралары, микродулкынлы мичләр, суыткычлар, генераторлар, азык-төлек, тиз әзерләнә торган ашлар, сухпайкалар һәм башкалар китерә аласыз.

Һәрбер өлеш мөһим!

Гуманитар ярдәм җыю пункты Яшьләр үзәгендә (Ленин ур., 21) көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International